Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 гыйнвар 2023, 16:57

Әни кеше 39 ел элек Уфада хастаханәдә ташлап калдырган улын эзли

"Гафу үтенер идем", - ди ул. 

Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Мария Гаврюшина исемле хатын күп еллар элек Башкортстанда балалар йортына ташлап калдырган улын эзли. Ул 1984 елда Уфаның 3нче санлы  бала тудыру йортында улын калдырып китә. Аннары элемтәне югалта, ләкин баласын эзләвен дәвам итә. 

Мария сүзләренчә, бала 27 декабрьдә туа. Әни кеше яңа туган сабыен 1 айга – торыр урын тапканчы калдырып тору турында документка имза куя. Ләкин документ баладан баш тарту кәгазе булып чыга, аннары ул баласын тәрбиягә алуларын белә.

«Миңа 18 яшь иде. Үземне акламыйм, ләкин чыннан да миңа беркем дә ничек кирәк икәнен аңлатмады. Акыллы өлкәннәр төрле яклап бертавыштан «шулай яхшы булыр» дип әйтте», – ди Мария.

Аның сүзләренчә, ул баланы гел эзли. Хәзер социаль челтәрләрдә дә эзли. Әгәр улын тапса, аннан гафу үтенергә, булдыра алганча ярдәм итәргә тели.

«Уллыкка алынган баламны эзлим, аннан барысы өчен дә гафу үтенер, булдыра алган кадәр ярдәм итәр идем. Улымны, аның гаиләсен, 1984 елда Башкортстанда уллыкка алынган бала турында белүчеләрне хәбәргә чыгарга сорыйм. Бу – хыялланырга мөмкин булган иң зур бәхет булыр иде», – ди ул.

Мария сүзләренчә, аның улының фамилиясе дә Гаврюшин булырга мөмкин. Ул, баласы үзенә охшаган дип өметләнеп, үз фотосын да куйган. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен телефон номерын да яза: 7 908 558 10 50, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Интертат" 

Читайте нас: