Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 гыйнвар 2023, 13:13

Математик саннар киләчәкне сөйли

Фәлсәфәче Мөхәммәд Сидик Әфган математик саннар белән киләчәкне фаразлый. Украинадагы сугышның кайчан бетәчәген, Русиядә һәм киләчәктә ниләр булачагын, өченче бөтендөнья сугышларының кайчан булачагын әйткән ул.

donbasstoday.ru Математик саннар киләчәкне сөйли
Математик саннар киләчәкне сөйлиФото:donbasstoday.ru

Кичә НТВ каналыннан Сидик Әфган белән булган интервьюны карап уйга калдым. Ул математик исәпләр белән киләчәктә ниләр булачагын санап чыгара ала. Әйтик, Советлар Союзының таркалуын, 2001 елның 11 сентябрендә АКШта ике игезәк сәүдә үзәкләренең җимерелеп төшүен төгәл әйткән кеше. Әле ул 2058-2065 елга кадәр ниләр буласын исәпләп чыгарган.

Бүген барсын да Украина тирәсендә барган вакыйгалар борчый. Кайчан сугыш бетәчәк? Сидик Әфганга соңгы арада шул сорауны бирәләр.

Сидик Әфган 1958 елда бай гаиләдә туып үсә. Аның әти-әнисенең улларын Советлар Союзында укытырга мөмкинлеге була, шуңа да ул Липецк белән Ленинградта ике институт тәмамлый.

Бөтендөнья сугышы. Аның исәпләре буенча яңа бөтендөнья сугышы 2055 елда башланачак. Әлеге вакытта мәгълүмат сугышы бара.

Русияне ул икенче туган иле дип саный һәм күп фаразлары аның Русиягә кагыла. Өч дистә ел элек ул Русия өчен яңа тормыш капкалары 2025 елда ачыла, дип фаразлаган иде. 2030 елда инде Русия чәчәк атачак.

Советлар Союзы таркалганнан соң аның яңадан терелүе 2025 елга туры килә. Нәкъ шушы елларда БДБ илләре Русия тирәсендә берләшәчәк.

Украина. Украинада махсус хәрби операция озакламый бетәчәк.

Моңа ышануы авыр, әмма Украина беренче булып берләшүгә адым ясаячак. Моңа Чернигов шәһәре янында булган вакыйга сәбәпче булачак, ди ул. Русия Украинаны җиңә.

2025-2065 елларда Украина белән Русия арасында сугыш булмый.

2025 елда АКШны Советлар Союзы язмышы көтә: ул таркалачак. Илдә гражданнар сугышы башлана, штатлар таркалып бетә һәм 2027 елда ул супердержава булудан туктый.

Евросоюз 2027-2032 еллар арасында таркалып бетә.

РФ Президенты Владимир Путиннан соң әлеге вакытта беркем дә белмәгән җитәкче киләчәк. Аны барсы да ярата, ул харизматик шәхес. Яңа президент 1972 елда туган булачак, ди ул.

Бу фаразларга ышаныргамы-юкмы, һәркемнең үз эше.

Әмма аның беркайчан да ялгышканы юк, диләр белгечләр.

Чыганак: samyznal.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: