Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 гыйнвар 2023, 23:49

Бәләкәй бүлмәдә йөз мәче асраган

Күршеләренең түзәр хәлләре калмагач, фатир хуҗасын судка биргәннәр. 

Бәләкәй бүлмәдә йөз мәче асраган
Бәләкәй бүлмәдә йөз мәче асраган

Обнинск шәһәрендә 40 яшьләрдәге хатын бер бүлмәле фатирында 100 мәче асраган.

Песи эт түгел - өрми, күршеләргә зыяны тими дип уйлыйсызмы? Алай түгел икән шул. Фатирдан чыккан сасы искә һәм кычкыруларына түзәрлек булмаган. Подъезддагы күршеләре фатир хуҗасы белән талашып та, яхшылап сөйләшеп тә караганнар. Ике ел дәвамында аның белән көрәшкәч, суд карары белән фатирны ачтырганнар. Фатирга кергәч, мондагы хәлләргә исләре киткән. Бәләкәй генә бүлмәдә якынча 100 мәче яшәгән. Аларны хәтта санап та бетерә алмаганнар.

Фатир хуҗасы болардан аерым торган, песиләре янына ашатырга гына килеп йөргән. Фатирны ачтыргач, песиләрнең 20ләбен шул шәһәрдә урнашкан приютка алып киткәннәр, калганнарына волонтерлар яңа урын эзли.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: