Кытайда яшәүче 41 яшьлек Ву Нан исемле ир хатын-кызлар өчен биек үкчәле аяк киеме интернет-кибетен ачкан. Тик аларга сорау бик булмаган. Әйбер әйбәт үтсен өчен, әлбәттә, аңа яхшы реклама кирәк.
"Нигә мин акча әрәм итеп модель ялларга тиеш әле, минем аякларым юк мени?"— дип уйлаган эшкуар һәм биек үкчәле аяк киемнәрен берәм-берәм үзе киеп күрсәтеп, видеосын интернетка куя барган. Җиде сантиметрлы туфлида төрле спорт күнегүләре эшләп күрсәткән, йөгергән, сикергән. Бу рәвешле ул тәкъдим итәсе аяк киемнәренең чыдамлы һәм яхшы сыйфатлы булуын күрсәткән. Алар яшь әниләргә дә һәм эшкә йөрүче хатын-кызларга да яраклы булуын исбат иткән.
Бу видеоны караган хатын-кызлар: "Ул бит үкчәледә миннән яхшырак йөри!" - дип сокланганнар, хәтта аптыраганнар да: "Гомер буе биек үкчәле киеп йөреп тә, мин аның кебек йөгерә алмыйм!" - дигәннәр.
Әйткәндәй, мондый видео чыкканнан соң, аяк киемнәренә сорау арткан.