Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 гыйнвар 2023, 14:05

Франциядә пенсия яшен арттыралар

Миллионнан артык кеше урамнарга чыккан, тик...

iz.ru
Фото:iz.ru

Массакүләм протестларга карамастан, Франция хөкүмәте пенсия реформасына кагылышлы планнарын үзгәртергә җыенмый. Бу хакта BFM TV (тәүлек әйләнәсенә эшләүче яңалыклар телевизион каналы) хәбәр итте.

“Хәзер артка чигенү үлемгә тиң булыр иде”,  – дигән BFM TV каналына югары вазифа биләүче  хөкүмәт киңәшчесе.

2030 елдан рәсми рәвештә пенсиянең минималь яшен 64 яшькә кадәр арттыру турындаигълан ителгәч, Францияне  протестлар ялмап алды. Әлеге пенсия реформасыннан 68 процент кеше канәгать түгел икән. Эчке эшләр министрлыгы хәбәрләре буенча, 19 гыйнварда  Франция буйлап 1,2 миллион халык урамнарга чыккан. 

Чыганак: kommersant.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: