Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 гыйнвар 2023, 19:40

Чит ил кешесенә гашыйк булган

71 яшьлек пенсионер хатын Сириядә яшәүче табиб белән танышкан.

it-tehnik.ru
Фото:it-tehnik.ru

Мәскәүдә яшәүче пенсионер хатын чит ил кешесенә гашыйк булган да миллион сумга якын акчасыннан колак каккан.

Baza Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, 71 яшьлек хатын интернетта 65 яшьлек ир белән танышкан. Ир үзен Сириядән дип таныштыра, табиб булып эшләвен яза. Берничә атна месенджерда аралашкач, хатын ирне башкалага кунакка чакыра.

Сирияле табиб Русиягә керер өчен рөхсәт ала да, Мәскәүгә Төркия аша очарга туры килгәнлеген белдерә. Анда, ир сүзләре буенча, документлар белән проблема туган, аларны тиз арада хәл итәр өчен ул якташыбыздан  акча күчерүен сорый.

Төркиядән соң әлеге чит ил кешесе Белоруссиягә барып җитә, анда аны, имеш тә, Русия таможенниклары тукмаган. Ир, кыйналуын раслап, хатынга фотосын да җибәрә. Һәм ярдәм сорарга да онытмый. Декабрь аенда хатын әлеге чит ил кешесенә барлыгы 870 мең сум акча күчерә. Һәм шик корты аны кимерә башлый. Ирне мошенниктыр дип уйлаган  пенсионер хатын полициягә гариза яза. Бу хәлдән соң “Сириядә яшәүче табиб” тиздән килеп җитәм дип вәгъдә иткәч, хатын аңа Мәскәүгә билет алыр өчен тагын 10 мең сум акча күчерә...

Әйе, адәм баласы 50 яшьтә дә, 70 яшьтә дә  җылы мөнәсәбәткә, наз-мәхәббәткә мохтаҗ. Ә намуссыз мошенниклар шундый кешеләрне үз максатларында оста кулланалар...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: