Ставрополь полициясе хезмәткәре юлга йөгереп чыккан үрдәк аркасында юл юл-транспорт вакыйгасына очраган. Кошны РФ административ хокук бозулар кодексының 12.30 маддәсе буенча гаепле дип тапканнар.
Үрдәккә 2 мең сум күләмендә штраф язганнар. Аны кошның хуҗасы, үрдәкләр хуҗалыгы тотучы 46 яшьлек хатын түләячәк. Mash Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, “авария ясаучы кош” утардан йөртергә дип алып чыккан үрдәкләр төркеменнән аерылган да юлша йөгереп чыккан. Ул патруль машинасының тәрәзәсенә очып бәрелгән.
Кош шунда ук җәрәхәтләнеп үлгән. Машина тәрәзәсе ремонтын кош хуҗасы түләмәячәк, дип килешкәннәр.
Көлке кебек тоела бу хәл. Әмма патруль машинасы катнашлыгында авария булган хәлдә шулайдыр инде ул. Әнә бит, үрдәккә дә штраф салганнар...
Чыганак: lenta.ru