Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 гыйнвар 2023, 12:39

Үзара да уртак тел таба алмыйлар

Кушма Штатлар моны үтәргә ашыкмыйлар икән.

Үзара да уртак тел таба алмыйлар
Үзара да уртак тел таба алмыйлар

Кушма Штатлар һәм Германия оборона министрлыклары җитәкчеләре Остин Ллойд белән Борис Писториус Киевка танклар тапшыру мәсьәләсе буенча бәхәсләшкән. Бу хакта Американың "Таймс" гәзите язып чыккан.
Министрлар Украинага кем беренче булып техника җибәрү мәсьәләсендә уртак тел тапмаган. Америка беренче булып Германия җибәрергә тиеш дип саный икән. Янәсе, немецларның Leopard танклары Американың Abrams танкларына караганда ягулыкны азрак исраф итәләр. Моннан тыш немец танклары хезмәтләндерүдә гадирәк һәм бөтен Европада таныш.
Үз чиратында немецлар Вашингтонны танкларын беренче булып җибәрергә чакырган. Тик Кушма Штатлар моны үтәргә ашыкмыйлар икән. "Танклар аркасындагы бәхәс - Көнбатышның Украинага ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча чираттагы тапкыр сүзгә килү",- дип язган хәрби аналитик.
Германия канцлеры Олаф Шольц АКШ президенты Джо Байден белән телефон аша сөйләшкәндә Вашингтон Abrams танкларын озата башлагач кына, Киевка танклар җибәрергә риза булуын белдергән.

Фото:mobillegends.net

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: