+20 °С
Облачно


Чита шәһәре мэры Евгений Ярилов, юлдагы чокыр-чакырга эләгеп, үзенең Lexus автомобилен җимергән.
“Шәһәр башлыгы буларак шәһәр хуҗалыгы комитетын судка бирмим, әмма мин юлдагы чокырга төшеп, машинамны җимердем. Бу мисал гына, ә мин шәһәрдә яшәүче барлык халык исеменнән сүз йөртәм”, – дигән мэр шәһәр думасының торак-коммуналь хуҗалык комитеты утырышында.
Ярилов машинасын ремонтлау аңа 100 мең сумга төшүен дә әйткән. Машинаның нәрсәсен ремонтларга туры килгәнлеген ул әйтеп тормаган.
Чыганак: lenta.ru