Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 гыйнвар 2023, 18:53

Укучы мәктәпкә граната алып килгән

Әй, Ходаем!..

SHOT Telegram-каналы
Фото:SHOT Telegram-каналы

 Томскида  мәктәп укучысы ОБЖ укытучысына граната тотып килгән. Әлбәттә, укытучының коты очкан, ә эшлекле малай нибары коралны җыеп күрсәтүне үтенмәкче булган.

Тиз арада сапёрлар килеп җиткән. Балаларны һәм мәктәп персоналын бинадан чыгарганнар. 1000нән артык кешене эвакуацияләгәннәр. Тик... граната муляж булып чыккан (Моны шунда ук аңлатып булмый микәнни? Шулкадәр кешене коткыга салырсыңмы?)
Унынчы сыйныф укучысы сөйләвенчә, ул интернетта  сувенир рәвешендә “укыту-имитация кул һөҗүм гранатасы”на заказ ясый. “Граната” почта аша килә. Әмма ... җыелмаган килеш. Үсмер үзе генә сувенирны нишләптер җыя алмый. Һәм башына гениаль фикер килә, аңа бит ОБЖ укытучысы ярдәм итә ала! Һәм ул “граната”ны  ОБЖ дәресенә алып килә. Әмма педагог үсмердән гранатаны тартып ала һәм мәктәп җитәкчелегенә хәбәр итә...

Шундый хәлләр. Казан, Пермь университетында, Ижевск мәктәбендәге атышлардан, әледән-әле төрле мәктәпләр биналарында бомба куелды дигән хәбәрләрдән соң ирексездән котың очар да... Ярый граната уенчык кына булган, тик күпме укучыларны-укытучыларны, ата-аналарны куркытып, тагын әллә күпме  хезмәтләрне аякка бастыру – ай-һай! Сүз юк инде монда...

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: