Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 гыйнвар , 11:21

Украинаның коралын санаганнар

Евросоюз белән Америка Украинага күбрәк акча бүлү һәм корал озату турында туктаусыз шаулыйлар.

Украинаның коралын санаганнар
Украинаның коралын санаганнар

Һәм алар моны гамәлгә ашыралар да. Союздашлары Украинага 4 меңнән артык бронетехника, артиллерия коралы, самолет һәм башка кораллар озаткан, дип язып чыккан "Блумберг" мәгълүмат агентлыгы.
Басма мәгълүматларына ярашлы, махсус хәрби операция башланган вакыттан алып Киевка совет чорының 410 танкын, 300 берәмлек бронетехникасын һәм пехота хәрби машинасын, 1100 бронетранспортерын, 925 минага каршы якланган машинасын озаткан. Болардан тыш, 1540 пехота мобиль машинасы, 300 гаубица, 95 ракета корылмасы, 415 разведкалау дроннары санала.
НАТО илләре Русиядә ясалган 14 Су-25 һөҗүм итү самолетларын Болгариядән сатып алып Украинага биргән. Тагын 4 данә Су-25 Төньяк Македониядән алынган. Русиядә җитештерелгән 20 Ми-17 вертолетын АКШ бүләк иткән. Чехия, Словакия һәм Латвия 11 Совет чоры вертолетын тапшырган.
Күптән түгел "Нью-Йорк Таймс" гәзите бүгенге көндә НАТОда әгъза булып торган күпчелек илләрнең Украинага корал озату куәте кимүе хакында язып чыккан. Корал озату буенча аларда да төпсез кое юктыр инде. Үзләренә дә кирәк ич...

Фото:вести217.рф

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас в