Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 гыйнвар 2023, 13:01

Пенсия яшен күтәрүгә каршы чыкканнар

Франция халкы "кызган".

Пенсия яшен күтәрүгә каршы чыкканнар
Пенсия яшен күтәрүгә каршы чыкканнар

Кичә Франциядә пенсия яшен арттыруга каршы протестларга миллионнан артык кеше чыккан.

Баш күтәрүчеләр белән полиция кичкә кадәр көрәшкән. Урамнарга 1 миллионнан артык кеше чыккан. (Парижда – 80 мең).

Полициягә "кызган" халыкны тынычландыру бик авыр булган. Күзләрне әрнетә торган газ сиптереп тә куганнар. Шулай да, миллион халык арасыннан нибары 30га якын кеше тоткарланган.

Ил буенча профсоюзлар 31 гыйнварда тагын шундый акция вәгъдә итте. Теләкләренә ирешә алырлармы - күрербез инде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: