Кытай властьлары тиздән Ай территориясендә үзләренең хокукларын ныклап белдерәчәк, дип кисәткән шушы көннәрдә НАСА Америка космик агентлыгы. "Алар гыйльми тикшеренүләр алып барабыз дигән булып, Айның ресурсларга бай булган берәр участогына иң беренче булып барып җитмәгәйләре", - дигән НАСА җитәкчесе Билл Нелсон.
Чагыштыру өчен ул Көньяк Кытай диңгезендәге вакыйгаларны мисал итеп китергән. Кытай хәрбиләре диңгезнең бәхәсле территорияләрендә үз базаларын урнаштырды.
Былтыр 25 декабрьдә Кытай аэрокосмик фән һәм техника корпорациясе (CASC) 2030 елда тайконавтларның Айга төшәчәген белдергән. 2030 еллардан алып исә Кытай үзенең җитәкчелеге астында халыкара Айны тикшерү станциясе төзергә планлаштырган.
Белгечләр раславынча, Русия белән Кытайның космик эшчәнлекне үстерү һәм шулай ук АКШ белән көндәшлек буенча уртак кызыксынулары бар. Әгәр безнең илләр булдыра алганча тизрәк Айга менәргә тырышмасалар, моны Штатлар эшлиячәк, дигән хәвефләре бар галимнәрнең.
Моннан 90 еллар чамасы элек Һади Такташ "кирәк булса, Айга да шлем кидерербез" дигән шигъри юлларын язганда бу әкияти хәлнең берничә дистә елдан тормышка ашачагын башына китермәгәндер, мөгаен. Ә бит шагыйрь суга карагандай дөресен әйткән...
Фото:naked-science.ru