Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 гыйнвар 2023, 15:03

Ирне дәваханәгә илтү өчен 20 кеше кирәк булган

Ни өчен дисезме?

petrozavodsk.bezformata.com
petrozavodsk.bezformata.com

Түбән Новгород өлкәсендә табибларга 51 яшьлек ирне дәваханәгә илтергә туры килә. Моның өчен алар ярдәмгә 20гә якын кешене чакыра. Чөнки пациентның авырлыгы 320 килограмм була.

Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министры Давид Мелик-Гусейнов телеграм-каналда бәян иткән.

“Гәүдә авырлыгы 320 килограмм булган пациентны дәваханәгә илтү буенча бик катлаулы эш башкардык. Бу безнең төбәк өчен тарихи рекорд. Узган ел 255 килограмм авырлыктагы пациентны алып килергә туры килгән иде”, – дигән ул.

Ирне йогышлы чирләр дәваханәсенә алып барып җиткерү өчен 20 кешене җәлеп иткәннәр. Алар – ашыгыч ярдәм, медицина һәлакәтләре үзәге һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре.

Мондый авырлыктагы кешене исән-имин илтеп җиткерү өчен медицина һәлакәтләре үзәге машинасы җайланмаларының ныклыгы көчәйтелгән.

Министр бу хәлне “катлаулы космик операция” дип бәяләгән.

Бәхеткә, бырысы да уңышлы тәмамланган. Пациент әле дәваханәдә дәвалана.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: