Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 гыйнвар 2023, 09:24

Эштә “янып” кайткач... (ВИДЕО)

Хулиганнар өлкәннәр арасында да бар, моны белә идегезме?

Видеодан скриншот
Фото:Видеодан скриншот

Подмосковьеның Голубое авылында яшәүче хатын кич  эштән кайтышлый  үзе яшәгән күп катлы йорт подъездында мәгълүмат тактасына ут төртә һәм берни булмагандай фатирына юнәлә. 

30 яшьлек хезмәт тәҗрибәсе булган психотерапевт әллә эштәге эмоциональ “яну”дан арыну өчен шулай иткән, билгесез... Логикага һич кенә туры килмәсә дә, вакыйганы теркәп алган видеокамера язмасында хатынның  гамәлләре, хәрәкәтләре уйланылган кебек күренә...

Зур янгынны булдырмый калалар. Бәхеткә, каза күрүчеләр дә юк. Йортта яшәүчеләр видеоязмада кайчандыр наркодиспансерда эшләгән психотерпавет күршеләрен танып алган. Кем әйтмешли, эштә “янып”, өйгә негатив алып кайту шул буладыр инде...

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: