

Вакыйга Байден өчен шактый күңелсез низаг тудырды. Аналитиклар бу хәлне Байден карьерасының "азагының башы" ягъни президент карьерасының тиздән тәмамлануы дип фаразлады.
Президент ярдәмчеләре Байден төрле урыннарда калдырган серле документларны һаман булса табуларын дәвам итәләр ди. Америка президенты сер итеп тотылырга тиешле кәгазьләрнең үзенең йортында һәм офисларында табылуны тикшерүгә каршы төшкән.
И, бигрәк карт шул Байден, бу яшьтә хәтеренә дә хилафлык килми калмагандыр инде. Сиксәнгә якынлашканда шундый зур ил президенты булуы, ай-һай, җиңел түгелдер!...
Фото: Reuters