Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
19 гыйнвар 2023, 00:46

Дөньядагы иң карт кеше вафат булган

Ул 108 яшенә кадәр эшләгән.  

Дөньядагы иң карт кеше вафат булган
Дөньядагы иң карт кеше вафат булган

2022 елның апрелендә Япониядән Канэ Танаки үлгәннән соң, җир йөзендә иң карт кеше булып Франциянең Тулон шәһәрендә яшәүче 118 яшьлек Люсиль Рандон санала иде. Әле исә, 17 гыйнварда, ул да якты дөньядан киткән.

Люсиль Рандон 1904 елның 11 февралендә гаиләдә өч малайдан соң, дүртенчегә кыз бала булып дөньяга килгән.Тормышы җиңел булмаган аның. Икенче бөтендөнья сугышын да күргән, COVID-19ны да җиңгән. Картлар йорты хезмәткәре сөйләвенчә, Люсиль йокысында үлгән. 119 яше туларга 25 көн генә калган булган.

Яшь чагында төрле эшләрдә йөргән, өй җыештыручы булып та хезмәт иткән, 28 ел дәваханәдә дә эшләгән. Ул анда ятимнәрне һәм өлкән яшьтәге кешеләрне караган, аларга ярдәм иткән. 1979 елда ул монастырьгә китеп хезмәт итә башлаган, аңа "сестра Андрэ" дип йөргәннәр. 108 яшькә кадәр шунда эшләгәч, 2009 елда картлар йортына күченгән.

Картлык - шатлык түгел шул. 2010 еллар башында Рандон тулысынча сукырайган һәм  инвалид коляскасында гына йөрергә калган.

Озак яшәвенең серен әйткән. Яраткан эшең булу, бар күңелеңне биреп тырышып эшләү, кешеләргә ярдәм итү, мохтаҗларга битараф булмау, дигән ул.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: