Дөньяда ниләр бар?
19 гыйнвар 2023, 09:13

Бушлай очарга телиләр

Евросоюз Русиядән чит ил самолетларының  Себер күге өстеннән бушлай очуларын таләп итте.

Бушлай очарга телиләрБушлай очарга телиләр
Бушлай очарга телиләр

Шул ук вакытта Евросоюз санкцияләр кертеп, Русия авиакомпанияләренә үзенең һава юлларын япты. Моңа җавап итеп, Русия дә Европа самолетлары өчен илебез территориясе өстеннән очышларны чикләде.  Федерация Советы вице-спикеры Константин Косачев, Европа чиновникларына «транссебер роялти» механизмы (Европадан Азиягә һәм аннан кире  Себер күге өстеннән  чит ил компанияләре самолетларының җиргә төшми турыга очуы өчен түләүләр механизмы) эшчәнлеге белән җентеклерәк танышырга тәкъдим итте. Биредә сүз очу өчен түләттерү турында түгел, ә  «пуль килешүләре» турында сүз бара. Мондый пуль килешүләре транссебер маршрутлары аша рейслар башкарган Русия һәм чит ил компанияләренә кагыла. Очыш вакытында авиация инфраструктурасын файдаланган өчен чит ил компанияләреннән түләттерү каралган. Алар моңа алмашка үзләренең маршрут юлын кыскарталар һәм акчаларын экономиялиләр.  Косачев белдерүенчә, бу механизм 1970 еллардан бирле эшли. Мондый эш механизмы географик яктан зур булган башка илләрдә, мәсәлән, Канадада, Бразилиядә, Кытайда бар.  Килешүдән кергән акчаларны Русия инфраструктураны яңартуга юнәлтә.

         Русия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң транссебер роялти механизмын карарга әзер булуын белдергән иде. Әмма Русия белән Брюссель арасында килешү тормышка ашырылмады. Сәбәбе: Евросоюз Русия авиакомпанияләрен Европаның эчке рейсларына кертү буенча вәгъдәсен үтәмәде. Шулай ук самолетлар бүлеп чыгарган газларга сәүдә квоталарын саклап калу карары да роялтины алыштыруга тагын бер сәбәп. Әйтерсең, чит ил самолетлары безнең һава киңлекләрендә очканда атмосфераны пычратып агулы газ бүлеп чыгармый?!.

         «Әгәр кайчандыр Русия һава киңлегенең ачылуын күрү мөмкинлеге туса, транссебер роялтие юк булырга тиеш»,—дип белдергән Еврокомиссиянең транспорт буена директораты. Русия исә дәүләт мәнфәгатьләренә җавап бирердәй тәкъдимнәр булганда икеяклы файдалы шартларда хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде.

Фото: catherineasquithgallery.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас