

Дәүләт Думасы депутатлары читкә киткән русиялеләрнең милкен конфискацияләү проекты өстендә эш алып бара. Бу хакта үз чыганагына сылтанып, РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Чыганак сүзләренчә, сүз үз гамәлләре белән илгә зыян салучы гражданнар категориясе турында бара. Проект өстендәге эшне депутатлар алып бара, палата комитетларына андый йөкләмә бирелмәгән.
“Белүемчә, бу уңайдан комитетларга рәсми йөкләмәләр бирелмәгән, әмма минем мәгълүматлар буенча, инициатив рәвештә депутатлар тарафыннан андый эш алып барыла”, – дип сөйли әлеге хәл белән таныш чыганак.
13 гыйнварда Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Русиядән китеп, чит илдә ватанын мыскыл итеп яткан кешеләрнең безнең илдәге милкен конфискацияләргә кирәк, дип белдергән иде. Моның өчен Җинаять җәзалары кодексының нацизм реабилитациясе, экстремизм һәм Русия Кораллы көчләрен дискредитацияләү турындагы гамәлләренә эләгүче маддәләрне тулыландырып, милекне конфискацияләүне кертергә кирәк, дип исәпли спикер.
Кремльдә шулай ук илдән киткән гражданнар турында да фикерләр яңгырады. Мәсәлән, Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков фикеренчә, властьлар илдән китеп, аның дошманы булмаган гражданнарның кире кайтасы килсен өчен тырышырга тиеш.
Чыганак: lenta.ru