Дөньяда ниләр бар?
17 гыйнвар 2023, 17:28

Үзе рухани, үзе педофил...

 Американы бөек һәм демократик ил дип мактарга яратучылар  бу хәбәрне укыгач, ни диярләр икән?

glas.ruglas.ru
Фото:glas.ru

АКШның Миссури штатында яшәүче 72 яшьлек католик рухани-педофил хәтере начар булу сәбәпле тотылган. Балалар порнографиясен саклаганы өчен аны 5 елга төрмәгә утыртканнар.

Сент-Луис шәһәре чиркәүләренең берсендә  рухани булып хезмәт иткән Джеймс Бейли 2017 елның маенда шик астына эләгә. Ул чакта коллегалары принтердан чыккан һәм ялгыш калдырылган кәгазьләр арасында  руханиның  ялангач төшкән фотоларына тап булган. Бейли хезмәт итүче рим-католик җәмгыяте эчке тикшерү башлаган, бу эшкә алар шәхси IT-компаниясен җәлеп иткән. Алар рухани кулланган 4 компьютер, ноутбук һәм смартфонны җентекләп тикшергәннәр. Белгечләр гаджетлар “хәтерендә” балигъ булмаган яшьтәгеләр катнашлыгында җенси мөнәсәбәтләрне чагылдырган  видеоязмаларны тапкан, моннан соң тикшерүгә ФБР да кушылган. Бюро агентлары  Бейлиның компьютерында 6 меңнән артык сурәт һәм видеоязмаларны ачыклаган, алар арасында балаларга карата көчләү гамәлләре кылуны тасвирлаганнары да бар. Ул гына түгел, рухани-педофил аларны ике презентациягә  (балалары мәктәптә укыганнар презентациянең нәрсә икәнен чамалыйдыр. – Авт.) җыйган һәм аларны даими рәвештә (!) тулыландырып торган.

Ул гына түгел, тикшерү барышында да Бейли  чиркәүдә хезмәт итүен дәвам иткән. Бары тик 2021 елның май аенда гына аны бу эшеннән читләштергәннәр.

2022 елның октябрендә Бейли балалар порнографиясен саклавын таныган, һәм менә шушы көннәрдә аңа 5 ел төрмә срогы биргәннәр. Хөкем карары чыгарганда Бейли җенси мөнәсәбәтләр белән бәйле проблемалары булган руханилар һәм диндарлар  үзәгендә  (шундый үзәк тә бар икән!) булган.  Американы бөек һәм демократик ил дип мактарга яратучылар күп. Тик нишләптер демократик илдә көннән-көн ЛГБТ вәкилләре артуын, чиркәүләрдә педофил руханилар кешене якты уйларга һәм дөрес  юл белән барырга өндәвен онытып куялар бугай...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас