Дөньяда ниләр бар?
16 гыйнвар 2023, 08:22

Кайда кими, кайда арта гына...

Бу ил 2050 елга кадәр 20 процент халкыннан мәхрүм калачак.

Кайда кими, кайда арта гына...Кайда кими, кайда арта гына...
Кайда кими, кайда арта гына...

Якындагы 20 ел эчендә Литвада яшәүче халык саны сизелерлек кимиячәк. Литва милли радио һәм телевидениесе порталы экспертлары шулай дип фаразлый.

         1992 елда Литвада 3,7 млн. кеше яшәгән. Әлеге вакытта анда 2 млн. 841 мең кеше яши дип санала. Үткән 30 ел эчендә ил халкы 860 мең кешегә кимегән.

         Экспертлар фаразларына ярашлы, алдагы 20 елда да халык саны шулкадәр күләмдә кимиячәк. Җитмәсә, бу күрсәткеч елдан-ел арта бара. Бәяләүләргә ярашлы, шуның нәтиҗәсендә 2030 елда Литвада 2,5 млн. чамасы кеше яшиячәк. 2045 нче елга кадәр бу сан нибары 2 млн. тирәсе генә тәшкил итәчәк дип фаразлана.

         Экспертлар билгеләвенчә, Балтыйк диңгезе буеның тагын да бер илендә - Латвиядә - СССР таркалганнан соң халык саны чирек өлешкә кимегән. Бу ил 2050 елга кадәр 20 процент халкыннан мәхрүм калачак. Болгария, Литва, Сербия һәм Украинаны да шундый ук демографик кризис көтә дип фаразлый аналитиклар.

         Дөньяның бер почмагында халык саны кимүгә таба йөз тотса, икенчесендә , киресенчә, арта гына. Әнә Һиндстан быелдан дөньядагы иң күп халыклы ил булуга дәгъва итә. 2023 елның язында халык саны буенча Кытайны узып китәчәкбез дип раслый Һиндстан экспертлары. Тик менә Һиндстан халкының саны артуыннан файдага ия булырмы — менә кайда мәсьәлә.

         Аналитиклар бәяләве буенча, 2050 елда дөньяда иң күп халык яшәгән ун ил исемлегенә Һиндстан, Кытай, АКШ, Нигерия, Пакистан, Индонезия, Бразилия, Бангладеш, Конго һәм Эфиопия керәчәк.

Фото: phonoteka.org

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас