Дөньяда ниләр бар?
16 гыйнвар 2023, 10:58

Директор белән конфликттан соң укучының йөрәк өянәге кузгалган

Шәһәр халкы директорны эштән алуны таләп итә. 

Директор белән конфликттан соң укучының йөрәк өянәге кузгалганДиректор белән конфликттан соң укучының йөрәк өянәге кузгалган
Директор белән конфликттан соң укучының йөрәк өянәге кузгалган

Рязань мәктәпләренең берсендә мәктәп директоры белән конфликтка кергәннән соң укучы кызның йөрәге өянәге кузгалган. Җирле халык директорны эштән азат итүне сорый, моңа кагылышлы петиция change.org. порталында дөнья күргән.

Бу хәл 62 санлы мәктәптә теркәлгән. Директор югары сыйныф укучысын мәктәп формасында түгел, ә җылы кофтадан килгәне өчен  тәнкыйтьләгән. Ана кеше сүзләренчә, кызы еш чирли һәм аның йөрәге авыру.

“Мин үзем аны җылырак киенергә үгетләдем, чөнки аңа һич кенә дә өшергә ярамый. Ә директор, хәлне ачыкламыйча, аңа кычкыра башлаган. Кызым шалтыратты, кичергән хурлыктан ул елый иде. Нәтиҗәдә ул чираттагы йөрәк өянәгенә дучар булган. Күкрәк читлегендәге көчле авыртудан аңа тын җитми башлаган. Мин тиз генә мәктәпкә килеп, аны өйгә алып кайтып киттем”,– дип язган хатын “ВКонтакте” челтәрендә.

Ана кеше ашыгыч ярдәм чакыртып тормаган, чөнки кызы дәваханәгә салырлар дип курка икән. “Өйгә кайткач, мин аңа дарулар бирдем, кичкә табан аның хәле яхшырды. Тик менә икенче иртән аның мәктәпкә барасы килми иде, чак үгетләдем”, – дип сөйли ул.

“ВКонтакте” челтәренең “ЧП Рязань” төркемендә  уку йорты җитәкчесе ул көнне “мәктәп формасын тикшерү буенча рейд” оештырган дип язалар. Директор тиешенчә киенмәгән укучыларны туктатып, формадан килгәннәр белән янәшә бастырып фотога төшергән, соңыннан чатларга салачакмын дип вәгъдә иткән.

Пост астында 62 санлы мәктәптә белем алган бер баланың анасы бу мәгълүматны раслаган. “Директор ханым кылган бу ямьсез  хәлнең шаһиты булдым! Ул балаларның җылы киемнәрен, кофта, худиларын тартып алып, кабинетына алып кереп китте. Укучыларны фотога төшерде, аларны мыскыл итте”, – дип язган ул ана.

Мәктәп директорын эштән җибәрүне таләп итүче петиция белән Владимир Фомин исемле кеше чыккан. Аңа 1,3 меңнән артык кеше кул куйган.

Әлбәттә, мәсьәләнең бар нечкәлекләрен без белеп бетермибез. Әмма көннәр чыннан да суык торса, ничек укучыны җылы кофта кигәне өчен тиргәп, аны иптәшләре алдында оятка калдырып, фотога төшереп, фотоларны чатларга салам дип янап була? Педагог тәрбиясеме бу? 

Чыганак: lenta.ru

Фото:  novyefoto.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас