Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
14 гыйнвар 2023, 12:43
1

Камилә Вәлиеваны алтын медаленнән мәхрүм иттеләр

Бөтен Русия халкы моңа әрни...

9111.ru
Фото: 9111.ru

Русия спортчысы Камилә Вәлиева допинг эше буенча гаепсез дип табылды.

Бөтендөнья антидопинг агентлыгының (WADA) матбугат хезмәте фигуристкага карата ачылган эш буенча Русиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) дисциплинар комитетының йомгаклау карары турында мәгълүмат чыгарды.

Русия агентлыгы Камилә Вәлиеваны антидопинг кагыйдәләрен бозуда гаепсез дип тапкан. Шул ук вакытта, РУСАДА хокук бозу фактын таный, әмма булган хәлдә Вәлиеваның гаебе һәм эшкә салкын карау факты ачыкланмаган.

Шуңа бәйле рәвештә, фигуралы шуучы 2021 елның декабрендә Русия чемпионатында яулаган алтын медальдән мәхрүм ителәчәк. Ул вакытта аннан алынган допинг-проба уңай нәтиҗә күрсәтте.

Русиянең допингка каршы агентлыгының (РУСАДА) бу карарына карата Бөтендөнья антидопинг агентлыгы (WADA) Спорт арбитраж судына (CAS) шикаять белән мөрәҗәгать итәчәк. Моңа кадәр шул ук судка, Камилә Вәлиеваны дүрт елга дисквалификацияләүне сорап, мөрәҗәгать тапшырылган иде.

Искәртеп узабыз, Вәлиеваның уңай допинг-пробасы турында 2022 елның февралендә Пекинда узган Олимпия уеннары вакытында билгеле булды.

Чыганак: "Татар-информ". 

Читайте нас