Дөньяда ниләр бар?
13 гыйнвар 2023, 12:05

Ник су хайваннары һәлак була?

Сахалин өлкәсенең Кунашир утравында меңнәрчә үле иваси сардиналары табылган.

Ник су хайваннары һәлак була?Ник су хайваннары һәлак була?
Ник су хайваннары һәлак була?

Биолог-белгечләр моның сәбәпләрен ачыклау өчен вакыйга булган урынга барып, суны тикшергәннәр. Ләкин алар балыкларның зуркүләмле һәлак булуына сәбәп булырдай пычрак эзләр тапмаганнар. Мондый хәлләр көчле давыл вакытында еш була, дип раслый белгечләр.
Былтыр августта Польша һәм Германия территорияләре буенча агучы Одра елгасында гаять күп балык һәлак булган. Җирле балыкчылар 10 тонна үле балык гәүдәсен тапкын. Экспертлар балыклар сулык пычрануы сәбәпле һәлак булган дигән фикергә килгән.
Бу вакыйгаларга кадәр Ставрополь краенда хайваннарның зуркүләмле һәлак булуында гаеплеләргә катгый җәза бирүне таләп иткәннәр. Алар мондый очракларны 12дән алып 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү янаган экоцидка тиңләргә таләп иткәннәр.

Фото:krasivosti.pro

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас