

Америкада бер ир-ат үзенеке кебек үк исемле, үзенә ике тамчы кебек ошаган, хәтта үзенеке кебек эштә эшләүче игезәген очраткан. Гаҗәп дими, нәрсә дисең!
Очратканнан соң, бу ир игезәгенә ДНК тестын тапшырырга тәкъдим иткән. Эш шунда - 2015 елда баскетболчы Брэди Фейгл терсәгенә операция ясата. Ярты ел узгач, клиника хезмәткәрләре ирнең тренерына шалтыратып, спортчыгыз операциягә кайчан килә, дип сораганнар. Тренер бик нык гаҗәпләнгән һәм баскетболчының операция ясатуы һәм инде реабилитация үтүе турында әйткән.
Шулай итеп, Брейди Фейглның игезәге барлыгы ачыкланган. Баксаң, ул да баскетбол уйный һәм шундый ук җәрәхәтләр алган икән. Ягъни, терсәген имгәткән.
Ирләр бик охшашлар: икесе дә җирән чәчлеләр, буйлары 193 сантиметр, икесе дә баскетболчылар һәм икесе дә күзлек киеп йөриләр. Төп аерма яшьтә генә – берсе икенчесеннән биш яшькә зуррак.