

Сәбәбе: илнең элеккеге президенты Жаир Болсанару яклылар зур күләмле протестлар оештыралар һәм ил башкаласындагы хөкүмәт биналарын басып алалар. Дәүләт байракларына төренгән протест белдерүчеләр хөкүмәтне отставкага җибәрергә чакыралар, аннары Югары суд, Конгресс һәм президент сараена басып кереп, ваталар- җимерәләр, дәүләт җитәкчесе резиденциясеннән президент сагы коралын урлыйлар. Урындагы киңкүләм мәгълүмат басмалары исәпләвенә ярашлы, чуалышларда 3 меңләп кеше катнаша.
Башкалада калыккан низагны басарга милли гвардия көчләре җибәрелә. Лула да Сильва чуалышларга җавап итеп ай ахырына кадәр башкалада гадәттән тыш кертә.
Бразилия башкаласы губернаторы Ибанейс Роша вазифасыннан алына. Югары суд белдерүенчә, хөкүмәт биналары кала властьлары рөхсәте белән генә штурмлана алган. Атап әйткәндә, протест белдерүчеләрне башкалага 40 автобуста китергәннәр.
Президент Лула да Силва киеренкелек туу сәбәпле Бразилиядән эвакуацияләнгән. Хөкүмәт биналарын протест белдерүчеләрдән тазартканнан соң башкалага әйләнеп кайткан. Кайткач президент сайлауларын шик астына алганы өчен Болсанаруга гаеп белдергән һәм чуалышларны оештыручыларны җәза бирергә вәгъдә иткән.
Жаир Болсанару исә декабрь ахырында АКШның Флорида штатына киткән булган. Илдә барган чуалышларга 6 сәгатьтән соң гына мөнәсәбәтен белдергән. Ул тыныч демонстрация демократиянең аерып алгысыз өлеше булуын, ләкин 8 гыйнвар демонстрациясе рөхсәт ителгән чикне узып китүен таныган. "Мин Бразилиянең бүгенге башкарма власте таккан дәлилләнмәгән гаепләүләрне кире кагам", - дигән ул.
АКШ конгресменнары Бразилиянең элеккеге президенты Болсанаруны АКШтан иленә кайтарып җибәрергә чакырган.
Кызганыч, бүген дөньяның бер илендә дә тынычлык юк сыман. Барысы да әйләнә дә тулгана. Кешеләргә Җир шарында кысык була башлады кебек. Кая бара дөнья?!.
Фото:Reuters