Дөньяда ниләр бар?
12 гыйнвар 2023, 09:10

Французлар протест белдерә

Франциянең Перпиньян шәһәрендә йөзләрчә кеше пенсия реформасына каршы демонстрациягә чыккан.

Французлар протест белдерәФранцузлар протест белдерә
Французлар протест белдерә

Илнең эре профсоюзлары илкүләм забастовка үткәрәчәкләре турында белдергән. Бу реформа пенсиягә чыкканчы эшен югалтучыларның тормышын катлауландырачак, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасындагы тигезсезлекне ныграк көчәйтәчәк, ди алар.

         Ил премьер-министры Элизабет Борн таныштырган  яңа пенсия реформасына ярашлы, пенсия яше 62дән 64 яшькә күтәреләчәк.  Пенсия яшен акрынлап быел 1 сентябрьдән алып 2030 елга кадәр 64 яшькә җиткерү күзаллана.

         2020 елда Франция президенты Эммануэль Макрон пенсия реформасы үткәрергә җыенуы турында белдергәннән соң, забастовкалар башлана.

Фото: vsyako.mirtesen.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас