

Мәгълүмати технологияләр белән эш итүчеләрне илгә кайтару буенча төрле чаралар әзерләнә. Мәсәлән, чит илдән торып эшләүчеләргә салымны 13-тән 30 процентка кадәр арттыру карала. Шул ук вакытта министрлык Русия территориясендә эшләүче IT-компанияләрне үстерү буенча ярдәм чаралары да әзерли.
Тармак министры Максут Шадаев белдерүенчә, хәзерге вакытта безнең 100 меңнән артык IT-белгеч читтә эшли. Аларның 80 проценты безгә дустанә булган илләрдә Русия өчен эшләүләрен дәвам итә.
Мәгълүм булуынча, былтыр декабрьдә РФ санлы үсеш министрлыгы чит илләрдә эшләүче Русия IT-компанияләре белгечләре өчен ерактан торып эшләүне тыючы закон кертү инициативасын хупламады.
Фото:trental.ru