

Бүген иртән Мәскәүдә йөкле хатын бәби тудыру йортына барганда “тыгын”га эләгеп, баласын чак кына машинада тапмаган. Хатынының суы киткәч, булачак әти кеше беравык аптырап калган һәм авариягә эләккән. Чыгып, машиналарны туктата башлаган. Бәхеткә, узып баручы тикшерүчеләр туктаган һәм булачак әти кешенең хәленә кергән. Алар йөкле хатынны үзләренә утыртып, “мигалка”ларын кабызып, тиз арада бала табу йортына илтеп куйган.
Хатын бик тиз малай тапкан. Табиб әти кешене мактаган һәм: “Ярый әле авариягә эләккәнсез, югыйсә, өлгермәс идегез”, – дигән.
Әти кеше исә очраклы рәвештә узып баручы тикшерүчеләргә рәхмәтләр укый: “Ходай Тәгалә сезгә сәламәтлек бирсен!”
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.