

Бурятиядә стоматолог булып эшләүче хатын, исерек килеш руль артында тотылгач, ЮХХДИ инспекторларына тешләрен дәвалау рәвешендә ришвәт тәкъдим иткән.
Ведомствода билгеләүләренчә, бу хәл 20 декабрьдә теркәлгән. Инспекторлар 33 яшьлек ханым идарә иткән Honda автомобилен туктаткан, автоледи карап торышка ук аек булмаган.
Эчке эшләр министрлыгы бастырган видеода водитель ханым исерек булуын таный. “Да, я выпила!” – ди ул киная белән.
“Мин тешләр дәвалыйм, телисезме, сезнең тешләрегезне дә дәвалыйм? Ну пожалуйста!” – дип үтенә ул инспекторлардан.
Шулай да аек булмаган автоледига исерек килеш транспорт белән идарә иткәне өчен административ җаваплылык хакындагы протокол төзиләр.
Чыганак: mk.ru