+21 °С
Болытлы


Түбән Кама урманында бер абзый чын күңеленнән кошларга кормушкалар ясап, аларга җим салырга гадәтләнгән. Әмма канатлы дусларның хәлен еш белгән ир бермәл ул салган җимнең бик тиз бетүен абайлап алган. Абзый якындагы агачка видеокамера урнаштырган. Күп тә үтми видеокамера кошларга салынган көнбагышны капчыкка җыеп тутыручы егетне төшереп алган. Егетнең кылыгын җинаять дип булмый, әлбәттә, тик барыбер килешмәгән эш инде бу, миңа калса...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.