Дөньяда ниләр бар?
10 гыйнвар 2023, 06:58

Ачы суык дип тормаган (ВИДЕО)

Фотосурәттәге ир  сезгә очрамадымы?

Социаль челтәрләрдән.Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Шушы зәмһәрир салкыннарда республика шәһәрендә маэмае белән урамда йөгерүче ирне күреп, видеога төшереп алганнар. Шапка, шорты, перчаткалар һәм кроссовкалар кигән ирнең тугры дусты белән йөгерүен тавирлаган видео социаль челтәрләрдә таралган.  

Кадр артында видео авторы тавышы ишетелә: “Это Белебей, детка!”

Язма астында комментарийлар да тезелеп киткән. Күпләр Бәләбәй урамнарыннан йөгерүче бу ирне таныган. Ирнең якташлары: “Чыныккан ул, гел эте белән йөгерә”,

“Ул көн саен маэмае белән йөгерә”,

“Бу ир Яңа елга кадәр үк йөгерә иде инде”,

“Афәрин! Аның ихтыяр көченә сокланам”,

“Мин аны гел күрәм. Ул төрле урыннарда йөгерә. Йөгерсен. Беркемгә дә комачауламый”, – дигән комментарийлар калдырган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас