Дөньяда ниләр бар?
9 гыйнвар 2023, 11:29

Метрога штансыз төшкәннәр

Исең-акылың китәрлек!

mysanantonio.commysanantonio.com
Фото:mysanantonio.com

Лондонда яшәүче халык күпләп метрога штансыз төшкәннәр. LadBible яңалыклар порталы хәбәр итүенчә, шаһитлар The Elizabeth поездлары линиясендә  җәмәгать транспортында билдән түбән  эчке киемнән генә киенгән йөзәрләгән ир-ат һәм хатын-кызларны күргән. Кешеләр No Trousers Tube Ride (В метро без штанов) акциясендә катнашу ниятеннән чалбарлардан, итәк һәм джинсылардан баш тарткан икән. Бу киң таралган акция 2020 елның мартыннан алып, коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр аркасында үткәрелми торган. 

Портал язуынча, бу чара  Лондонда яшәүчеләрнең һәм Бөекбритания башкаласына кунакка килүчеләрнең кышын кәефләрен күтәрү өчен оештырыла.  Кадрлардан күренүенчә, флешмобта катнашучыларның кәефләре күтәренке, алар елмаеп бер-берсе белән аралаша, калганнар  телефоннарына төшерә.

Чыганак: lenta.ru

chron.com
fb.ru
1news.az
Фото:chron.com
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас