

Русия туристлары үзләре теләп -60 градус салкын диярлек сулыкта коенганнар. Бу хакта СахаМедиа порталы хәбәр итә.
Басма язуынча, туристлар Оймякон авылында туңмый торган чыганакта су кергән. Торак пунктта термометр баганалары 59 градустан түбән салкынлык күрсәткән. Басма фотосурәтләрендә судан да, туристлардан да пар күтәрелүе күренеп тора.
Оймякон глобаль салкынлык полюсы булып исәпләнә. Биредә еш кына Цельсий шкаласы буенча -60 градустан да түбәнрәк температура күрсәткечләре теркәлә. Ә иң түбәнге температура булып төрле мәгълүматлар буенча -77,8дән алып -71,2 градус салкын санала. Салкынлык полюсы исеме өчен Оймякон белән Верхоянск алыша, анда да рекордлы түбән температуралар еш теркәлә.
Белмим инде... -60 градус салкында берничә секунд су коену нәрсә бирә соң кеше организмына? Минемчә, стресс кына... Салкын тию чире дә өстәлмәсә әле...
Чыганак: lenta.ru