Дөньяда ниләр бар?
5 гыйнвар 2023, 08:11

Тере тавышка гына җырларга!

Кыргызстан артистларына фонограммага җырлауны тыйганнар.

1news.az Тере тавышка гына җырларга!1news.az Тере тавышка гына җырларга!
Тере тавышка гына җырларга!Фото:1news.az

 

Мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, театрларда, филармонияләрдә, концерт залларында, кинозалларда, клуб, музей һәм китапханәләрдә фонограммага җырлау тыела, анда бары тик тере тавышка гына чыгыш ясарга мөмкин булачак. Шулай ук, массакүләм мәдәни чараларда да тере тавышка гына җырлап булачак.

Министр бу карарны гамәлгә ашыру өчен җаваплылыкны һәр учреждениенең җитәкчеләренә йөкләгән.

Бездә дә шундый ук таләпне рәсми кертергә вакыт түгел микән? Югыйсә, безнең сәхнәбезне дә “фанера”га җырлаучылар басып китте.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас