

Русия иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев АКШ илчелегенең Русия гражданнарына ясалган мөрәҗәгатенә карата фикерен белдерде. Мөрәҗәгатьтә тыныч киләчәк төзергә теләгән һәркемгә теләктәшлек белдерү турында әйтелә.
"Бу мөрәҗәгать оятсызлык һәм әхлакый деградациянең соңгы чиге", - дип язды Дмитрий Медведев Telegram-каналда.
Тыныч киләчәк төзергә теләве турында сөйләгән вакытта, гаять зур күләмнәрдә корал озатып һәм читләр кулы белән меңнәрчә кешеләрне юк итеп, АКШ Украинадагы конфликтны туендыруга дистәләрчә миллиард доллар акча түгә.
Русия үзенең җавабын көттермәячәк дип тә өстәде. "Яңа елга төп бүләк - "Циркон" ракета боекомплекты белән кичә НАТО ярларына юл алды. 9 Мах гипертавышлы 1 мең километр куллану ераклыгы һәм теләсә нинди зарядны файдалану мөмкинлеге белән гарантияле рәвештә теләсә нинди оборонага каршы ракетаны юк итәчәк",- дип язды Медведев.
31 декабрьдә Дмитрий Медведев 2023 елда дошманнарның Русияне җиңә алмаячагы турында белдерде. Ул Украинада махсус хәрби операция башлануын искә төшереп, Русия Федерациясе властьларының Украина территориясендә Донбасстагы тыныч тормышта яшәүчеләрне атып үтерүләрнең дәвам итүе, ә ил гражданнарында бөтен рус халкына карата нәфрәт тәрбияләвенә башкача тыныч карый алмавын күрсәтте.
4 гыйнварда Русия президенты Владимир Путин "Адмирал Горшков" фрегатының диңгезгә чыгу вакыйгасында катнашты. Путин "Циркон" гипертавышлы ракета комплексы ил хәвефсезлеген ышанычлы саклый ала дип белдерде. Дәүләт башлыгы белдерүенчә, бу ракета комплексларының дөньяның бер илендә дә тиңдәшләре юк.
Фото:mk.ru