Дөньяда ниләр бар?
5 Января 2023, 07:03

9 ил танудан баш тарткан

Сербия лидеры Александр Вучич, үз-үзен республика дип атаган Косово Республикасын танудан 9 илнең баш тартуын белдерде.

9 ил танудан баш тарткан9 ил танудан баш тарткан
9 ил танудан баш тарткан

Сербия лидеры Александр Вучич, үз-үзен республика дип атаган Косово Республикасын танудан 9 илнең баш тартуын белдерде. Алар: Сомали, Буркино-Фасо, Габон, Эсватини, Ливия, Гвинея, Антигуа һәм Барбуда, Сент-Люсия һәм Мальдива. Тагын бер ил баш тартырга җыена, ди Вучич. Президент белдерүенчә, әлеге вакытта 106 дәүләт Косово бәйсезлеген танымаган, 84 дәүләт таный, 3 илнең карашы әлегә икеле.
Искә төшерик: 26 декабрьдә Косово властьлары үзенең кораллы көчләрен тулы сугышчан көчкә китергән иде. Аңа җавап итеп Сербия дә үзенең армиясен тулы хәрби әзерлеккә китерде. 28 декабрьдә хәл-вакыйгаларны тотрыкландыруга ирешәләр. Евросоюз белән АКШ гарантияләреннән соң Косово кулга алынган сербларны азат итә башлый.
2008 елда косово-албан структуралары сербиядән бәйсезлеген игълан итте. Сербия конституциясенә ярашлы, танылмаган дәүләт территориясе ил составындагы Косово һәм Метохия автоном крае булып санала. Косово республикасын дистәләрчә ил танымый, алар исәбендә Русия, Кытай һәм Евросоюзның берничә иле бар.

Фото: rusvesna.su

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас