

Италиянең Рим шәһәрендә яшәүче бер ханым мичтә ялгыш 1,5 миллион сум акчасын яккан. Ничек болай килеп чыккан икән дип аптырарга түгел. Була торган хәл.
Бу хатынның ире, йортка караклар керә калса, урлап чыгып китмәсеннәр дип куркып, җәй башында 20 мең евросын мич эченә тыгып куйган булган. Кыш җиткәндә акчаны аннан күчерергә уйлаган. Тик итальян яшерелгән акчасы турында бөтенләй оныткан һәм хатыны Раштуа бәйрәменә камин кабызганнан соң гына исенә төшергән.
"Мич утын күргәч, анда акча барлыгы кинәт искә төште дә, аңымны югалта яздым", — дип сөйләгән ул.
Карактан кала, уттан калмый, диләр. Дөрес шул.
Чыганак: neizvestniy-geniy.ru