Дөньяда ниләр бар?
2 гыйнвар 2023, 06:13

Аерылган ир подъездда игълан элгән

Ни дип язган ул анда?

"Говорит и показывает Москва" Telegram-каналыннан."Говорит и показывает Москва" Telegram-каналыннан.
Фото:"Говорит и показывает Москва" Telegram-каналыннан.

Мәскәү йортлары подъездларының берсендә аерылган ир кызыклы игълан элгән. Игъланның фотосын “Говорит и показывает Москва” Телеграм-каналы бастырган. Игъланын ир подъезд ишегенә беркеткән. Анда ул “ниһаять еланым белән аерылыштым” дип язган. Бу уңайдан бәхетле ир подъездны кабартылган шарлар белән бизәгән һәм лифт янына берничә шешә сра китереп куйган. “Мужики, поздравляйте! У меня сегодня лучший день! Всех в однушке принять не смогу, поэтому просто угощайтесь, по баночке в руки”, – диелгән бу игъланда.

Тормышта гел генә  “Люди встречаются, люди влюбляются, женятся...” дигән җырдагыча түгел шул,  аерылашалар да икән. Җитмәсә, бу хәлгә сөенәләр дә...

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас