

Бөекбританиядә яшәүче 67 яшьлек Джордж Глинос плоскогубцы белән үзенең 11 тешен алган. Глинос сүзләренчә, ул дәүләт клиникаларындагы стоматологларга әллә ничә тапкыр язылып караган, әмма бар да юкка. Түземлеге беткән ир үзаллы дәвалануны хуп күргән һәм 4 ел эчендә 11 тешен алган. Глинос тешләрен банкада саклый.
Теше сызлый башлау белән ир берничә атна дәвамында аны селкетә, аннары плоскогубцы белән суырып ала икән. “Я авыртуга түзеп йөрергә, я барын да үзеңә эшләргә туры килә”, – ди ул.
Тешләре белән бәйле проблемалар шәхси тормышка, физик һәм психик сәламәтлеккә йогынты ясый, ди Глинос. Бүгенге көндә британияленең аскы казнасында бер генә теше калган, бер теш ярдәмендә ул ризык тешли ала. Глинос эче авыртудан җәфалана, ул көчкә ашый, аның ашкайнату системасында проблемалары бар. Менә бит, тешләре белән бәйле өметсезлек кешене нинди хәлгә китереп терәгән...
Чыганак: lenta.ru