

Борынгы әйберләр төрле вакытларда урлап, илдән законсыз чыгарылган булган. Кире кайтарылачак предметлар арасында - борынгы мәҗүси сыннар.
Атап әйткәндә, Һиндстанга Австралиядән - 8, Сингапурдан - 17, Бөек Британиядән - 9, АКШтан - 31 һәм Бангладеш, Бельгия, Франция, Германия, Италия, Нидерландия һәм Швейцариядән берәр мәдәни объект кире кайтарылачак.
Һиндстан мәдәният министрлыгы әлеге кыйммәтле мирасларны эзләп табу һәм кайтару белән 2014 елдан бирле илдә актив эшләр алып бара.
Октябрь аенда АКШ гомум бәясе 4 млн. доллар күләмендә бәяләнгән 307 борынгы артефактны Һиндстанга кире кайтарган. Борынгы әйберләр моннан 15 ел элек кыйммәт хакка сату нияте белән урлап, илдән чыгарылган булган.
Фото:portal-kultura.ru