

Акыллы эт.
Якутиядә бер эт хуҗасын үлемнән коткарган. Ул коткаручыларны балык тотып утырган җирдән егылган хуҗасы янына алып килгән.
Саха республикасының Коткаручылар хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аларга Колыма елгачсы буенда бер этнең тынгысызланып чабып йөрүен хәбәр итәләр.
Колыма коткаручылар отряды "Буран" каргизәренә утырып, шунда китә.
Яр буенда алар балыкчы кирәк-ярагы төялгән нартага җигелгән этне генә табалар.
"Аның артыннан барырга карар иттек. Нәтиҗәдә, ярдан 400 метр эчтәрәк каза күргән ирне барып таптык. Аны яр буена алып чыгып, 03 хезмәте табибларына тапшырдык”, – дип белдерә алар.
Табиблар балык тотарга чыккан ир-егетнең бәке казыганда баш миенә кан савып егылуын фаразлый.