Дөньяда ниләр бар?
23 декабрь 2022, 07:06

Без Арктиканы яхшырак үзләштерәбез

Соңгы ике дистә елда Арктика өчен көрәштә Русия алда бара.

Без Арктиканы яхшырак үзләштерәбезБез Арктиканы яхшырак үзләштерәбез
Без Арктиканы яхшырак үзләштерәбез

"Соңгы ике дистә елда Арктика өчен көрәштә Русия алда бара. Ул үзенең атом бозваткычлары, кораблары һәм су асты көймәләре флотын зурайта, яңа "Төньяк диңгез юлы" өстеннән контроль яуларга омтылып, Арктиканың унбиш мең миль яр буйларында файдалы казылмалар табуын һәм нефть скважиналарын арттыра. Шул ук вакытта АКШ тәҗрибәсе һәм мөмкинлекләре аз булу шартларында аның белән куышлы гына уйный", - дип язып чыккан "Политико" журналының сәяси күзәтүчеләре. Тотрыксыз геосәяси шартларында Русия Арктиканы үзләштерүдә дөнья лидеры булып кала дип билгеләгән алар. Арктика байлыклары исә дөнья икътисады өчен гаять зур әһәмияткә ия.
Билгеләүләренчә, Русия Арктикада кораблар хезмәтләндерү буенча базалар челтәренә һәм 50-дән артык зур бозваткыч флотына ия. Шул ук вакытта Канада - 18, АКШның нибары 2 бозваткыч корабы бар. Мәкалә авторлары Русия берничә дистә ел буенча Арктика төбәгендә өстенлеген саклаячак дигән фикердә.
Галим-гляциологлар Арктикада Русия территориясенә караган җирләрдә бозларның тизрәк эрүен ачыклаганнар. Моның өчен алар төньяк ярымшарда 1496 бозлыкны тикшергәннәр. Тикшерүдән соң бозлыкларның гомум эрү статистикасының 38 проценты Русия территориясенә туры килүен ачыклаганнар. Моңа кадәр бу рекорд Грендландиядә булган.

Фото:infosmi.net

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас