

Русия махсус хәрби операция башлаган вакыттан алып, бу аның чит илгә беренче сәфәре булды.
Ак йорт хуҗасы Джо Байден белән очрашу алдыннан Зеленскийны АКШ конгрессында тыңлаганнар. Конгресста чыгыш ясаганда ул Украинаның ни-нәрсәләргә ихтыяҗлык кичерүе турында күп сөйләгән. Ул конгрессменнардан Украинага 50 млрд. доллар күләмендә микрофинанс ярдәме сораган. «Мәсьәләне тиз арада чишү Русия йогынтысын туктатырга гына түгел, төбәктә демократияне дә сакларга ярдәм итәчәк»,— дип әйткән.
Билгеле булуынча, Америка конгрессы ике: демократлар һәм республикачылар партияләре вәкилләреннән тора. Тик менә Зеленский чыгышын тыңларга республикачылар партиясеннән килүчеләр аз булган.
Америка президенты Джо Байден очрашу вакытында Киев режимы җитәкчесенә хуплау сүзләре әйткән. «Украинадагы сугышны Владимир Путин дәвам итәргә тели, ә Владимир Зеленский тынычлык турындагы сөйләшүгә әзер»,—дип, сафсата саткан. Тик Байден, гадәтенчә, ялгыш сүзләр ычкындырмый калмаган: бу юлы ул Украинаны Иран дип атаган.
Зеленскийның АКШка сәфәре, аңлашылуынча, дистәләрчә миллиард доллар күләмендә чираттагы бюджет акчаларына конгрессменнар рөхсәтен алуга ирешү өчен оештырылган. Акчалардан тыш, Зеленский, еракка атучы АТАСМS ракеталарын, шулай ук пилотсыз очучы аппаратлар сораган дип күзаллана.
Украинаның гел генә акча һәм корал сорануы соңгы вакытта Көнбатышның ачуына тия башлавы сизелә. Евросоюзның да төпсез коесы юк — аның эчке ресурслары ярлылана бара. Хәзер алар Украина армиясенә бертуктаусыз корал озатуны тәэмин итә алмыйлар. Тик кәнәфиенә ныклап ябышкан Владимир Зеленский, конфликтны сузуны хәерлерәк күреп, соранудан бушамый.
Фото:grodno24.com