

Төмән өлкәсендә мәдәниятнең мәгълүмат порталында Русия һәм Белоруссиянең кушылуы турында һәм бу уңайдан бәйрәм игълан ителүе турында хәбәр пәйда булган.
Әмма төбәк губернаторы Александр Моорның матбугат хезмәтендә бу постны сайтны ватып кергән хакерлар урнаштырганлыгы турында хәбәр итәләр.
Басма язуынча, 20 декабрьдә Төмән порталында Русия белән Белоруссиянең кушылуы турындагы килешүгә кул кую уңаеннан имеш тә 22 декабрьдә өлкәдә бәйрәм чаралары узарга тиеш дигән хәбәр дөнья күргән. Төбәк губернаторы вәкилләре бу мәгълүматны кире какты һәм аның чынга туры килмәвен белдерде. “Төмән өлкәсендә мәдәниятнең мәгълүмат порталын хакерлар “ваткан”, – дигәннәр матбугат хезмәтендә. Белгечләр порталны тергезү буенча эшләр алып бара, дип тә өстиләр анда.
Чыганак: lenta.ru