Дөньяда ниләр бар?
19 декабрь 2022, 16:08

Кызның никахы онлайн булган

Кияү килеп тормаган. 

Кызның никахы онлайн булганКызның никахы онлайн булган
Кызның никахы онлайн булган

Татарстанның Алабуга шәһәрендә яшәүче кызның никахы онлайн булган. «Бүген без гадәти булмаган никахта. Ул онлайн уза», – дип хәбәр итә кәләшнең апасы, блогер Руниза Закирова.

Кияү егете әнисе белән Казахстанда яши һәм эшли. Ул никахка кайта алмаган, шуңа күрә элемтәгә онлайн чыккан. Өстәл артында никахка чакырылган кунаклар белән бергә ноутбук та урын алган. Никахка Ульяновскидан кияүнең әтисе һәм абыйсы белән аның хатыны килгән.

Кияү белән кәләшнең икесенә дә 23 яшь. Алар Интернет аша танышкан. Бары тик 2 тапкыр гына күрешкәннәр. Хәзер кәләшнең әнисе кызы белән Казахстанга җыена. Ул кызын киявенә тапшырачак һәм кодагые белән танышып кайтачак. Ә кәләшнең әтисе Казахстанга бармый. «Кияү кайта алмагач, никахны Казахстанда үткәрергә ярамый идемени?» – дигән сорауга «Казахстанга безнең һәм кияүнең Ульяновскидагы туганнарын җыеп бару бик кыйммәткә чыга һәм анда барырга һәркем дә риза булмас иде. Ә болай без барлык тәртибен китереп, туганнарны җыеп, никах үткәрдек», – дип җавап биргән кәләшнең апасы.

Әти-әниегез 2 тапкыр гына күргән кешегә кияүгә бирергә каршы булмадымы?» – дигән сорауга «Ислам динендә бу – гадәти күренеш», – дип җавап биргән блогер.

Чыганак: Интертат

Читайте нас