

Интернетта Красноярск краеның Кече-Имыш авылы мәктәбендә күптән түгел химия дәресендә шартлау оештырган директорның тагын бер уңышсыз тәҗрибәсен тасвирлаучы видео кадрлары таралды. Аны Kras Mash Телеграм-каналы бастырган.
Кадрларда директор янәшәсендәге укучы касә сыман савытка пробиркадан сыекча сала, укытучы моны “акрын гына” эшләргә куша. Химик реакция башлана, савыттан шәмәхә төстәге төтен күтәрелә, ут ялкыннары да күренгәләп ала.
Тәҗрибәне күзәтүче укучыларның берсе савыт торган “өстәл эри башлады”, ди. “Тәрәзәне тизрәк ачыгыз, чаршауларны күтәрегез”, – ди химия укытучысы һәм ахырда дәрестә камерага төшерергә ярамый, ди.
Kras Mash Телеграм-каналы язуынча, бу хәвефле экспериментны мәктәп директоры мартта үткәргән. Тәҗрибәдән соң химия кабинетында түшәмне һәм диварларны буярга туры килгән.
Ай-һай, экспериментлар ярата торган укытучы икән бу! Бер атна элек кенә аның дәресендә укучылар агулануы турында язган идек...
Чыганак: lenta.ru