

АКШның Уэт-Кэрроллтон шәһәрендә яшәүче ир банкны 1 долларга талаган һәм төрмәгә эләккән.
Иртә белән 24 яшьлек Алекс Джошуа Fifth Third Bank банк бүлегенә килгән. Кассир хатын белән сөйләшкәч, ир аңа язу тоттырган. Кәгазьдә “Бу талау. Миңа бер доллар бирегез” дип язылган булган. Бу сүзләр депозит взносы турындагы кәгазьнең икенче ягында язылган.
“Сез минем коралым бармы-юкмы икәнлеген белмисез, шуңа күрә шөбһәле төймәгә басыгыз”, – дигән талаучы. Банк хезмәткәре ир кушканча эшләгән, төймәгә баскан. Бер долларлык купюраны талаучыга сузган, әмма Уилсон аны алмаган. Полицейскийлар банкка килеп җиткәнче банк сакчылары шикләнелүче артыннан күзәтәбез дип хәбәр итеп торган.
Сәер талаучы беркая качмаган, полиция килүен көткән һәм бирелгән.
Хокук саклау органнары хезәткәрләре Уилсонда корал тапмаган.
Чыганак: lenta.ru