

ЕС яңа пакеттаРусиягә экспортлауга тыелган санкцион товарлары исемлеген тагын да ныграк зурайткан. Проектка ярашлы, авиация һәм космик тармакта файдаланылучы корылмаларны экспортлау тыела. Шулай ук авиадвигательләр һәм аларның компонетларын, ноутбуклар, каты дисклар, фотоаппаратлар һәм объективлар атала. Яңа санкция авиация һәм космик сәнәгатеннән тыш, хәрби сәнәгать комплексы һәм Русия икътисадының башка тармакларына кагыла.
Евросоюз үзенең санкцияләре белән Русия сәнәгать җитештерүе куәтенә аяк чалырга тырыша. Биредә ул 169 оешмага чикләү кертә. Атап әйткәндә, дроннар өчен двигателььләр химия һәм биология корылмалары, "чуалышларга каршы көрәшү чаралары" һәм электрон компонентларны керткәннәр.
Моннан тыш Еврокомисия җитәкчесе Урсула фон дер Ляйен 7 декабрьдә санкцияләренең 9нчы пакеты буенча тәкъдимнәрне яңгыраткан. Аның эченә Русиянең 3 банкы кертелгән. Шулай ук 200 физик шәхес һәм оешмага каршы санкция кертү тәкъдим ителгән. Алар арасында хәрбиләр, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы әгъзалары, министрлар, төбәк башлыклары, хәрби сәнәгать комплексы предприятиеләре һәм сәяси партияләр. ЕК җитәкчесе Русиянең 4 телеканалын да ябарга чакырган.
Фото:rbc.ru