Дөньяда ниләр бар?
16 декабрь 2022, 07:21

Албанлылар белән серблар тыныша алмый

Протестлар Косовоның Сербия автомобиль номерларын файдалануны тыюыннан соң кабынып киткән.

Албанлылар белән серблар тыныша алмыйАлбанлылар белән серблар тыныша алмый
Албанлылар белән серблар тыныша алмый

Албанлылар Косово төньягындагы Северна-Митровица муниципалитетында көч кулланып властьны тартып алган. Анда протестлар 10 декабрьдән бирле бара. Полиция албанлылар яклы чыгыш ясаган. Җирле парламент утырышы булган, билгеләнгән депутатлар ант китергән, ә албанлы Неджат Углянин рәис итеп сайланган. Серблар Косово төньягындагы бөтен учреждениеләрне, депутат урыннарын һәм муниципалитетлар башлыклары вазифаларын ташлап киткәннән соң шундый кискен борылыш булган. Протестлар Косовоның Сербия автомобиль номерларын файдалануны тыюыннан соң кабынып киткән.
Баррикадалар төзү аркасында Косово төньягы катып калган, Сербия белән чик буендагы төп КППлар ябылган. Мәктәпләр һәм башка учреждениеләр дә эшләүдән туктаган. Районнарда шартлау авазлары яңгырый, полиция патрульләренә һөҗүмнәр ясала. Сербларны Приштиннан куып чыгару өчен тырышалар дип раслый Сербия властьлары.
Соңгы көннәрдә Сербия белән Косово мөнәсәбәтләре бик тиз начарлана, ике арада провокация көчәйгәннән-көчәя, кешеләр баррикадалар төзи, юлларда кораллылар йөри, бу исә Евросоюзга керергә тырышкан партнерлар өчен кабул ителерлек хәл түгел дигән Европа дипломатиясе җитәкчесе Жозеп Боррель.
Косово лидерлары исә Евросоюзга керү турында гариза язганнар да инде. Сербия президенты Александр Вучич Приштина гаризасын ике як арасындагы килешүне бозу һәм җимерү дип атаган. Хәзер Сербия, БМОның Иминлек Советы резолюциясенә ярашлы, Косово һәм Матохия автоном краена үзенең хәрби подразделениеләрен кертергә җыена. Вучич ул территориядә мең солдат һәм полиция урнаштырмакчы. Берничә йөз полиция хезмәткәрен Косово һәм Метохия краена керткәннәр дә инде.
Вашингтон Косово властьларына янауга каршы протест белдергән һәм кичекмәстән баррикадаларны сүтүне таләп иткән. Русия Косово сербларының хокукларын сакларга һәм хәл-вакыйгаларны дипломатик юл белән чишәргә чакырды.
Мәгълүм булуынча, Косово 2008 елда үзенең бәйсезлеге турында игълан иткән иде. Сербия Косовоны үзенең территориясе итеп саный. Республиканы йөздән артык ил таныды, Русия алар исәбендә түгел.

Фото:sputnik-abkhazia.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас